Татарстанда сулыкларда коткару җәмгыяте челтәрен кабат тергезергә җыеналар

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстандасулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) челтәрен кабат тергезергә җыеналар. Бу турыда муниципаль районнар белән видеоконференциядә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урыбасары Николай Суржко хәбәр итте. Әлеге чара республика сулыкларында ел саен 70-150 кеше батып үлүгә бәйләп аңлатылды.

Моннан тыш видеоочрашуда халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм коткару хезмәте эшчәнлеге мәсьәләләре турындагы республика кануннарын гамәлгә ашыруның торышы тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International