Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Шәһәребездә тиңнәре булмаган массакүләм белем бирү проекты – “Дай 5!” мәктәп онайн технопаркы старт ала. 18нче апрельдан алып 1нче июльгә кадәр 25 тәҗрибәле эксперт 5 меңнән артык мәктәп укучысын технологик эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтәчәк. Бу проект укучыларга үз стартапларын уйлап табарга һәм инде мәктәп яшеннән ук акча эшләрләргә мөмкинлек тудыра. Проектны оештыручылар – Әлмәт муниципаль районы, Инновацияләрнең яшь әйдәманнары берләшмәсе, Интернет-инициативаларны үстерү фонды. Тулырак мәгълүматны Альметьевск-дай5.рф проект сайтыннан табарга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International