Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Бакча культураларын сату өчен 7 урын, спиртсыз эчемлекләр сату өчен 4 урын, туңдырма сату өчен 2 урын сатуга куела.
Аукционда катнашу өчен гаризалар Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 204 кабинетта 2016 елның 8 апрельдан 5 майга кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.
Килешү үрнәге www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында” бүлегендә урнаштырылган.