Әлмәттә ТР баш казые тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китапны тәкъдир итү булды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрель көнне «Нефтьче» мәдәният йортында Гөлсинә Калимуллинаның «Алтын ачкыч» китабын тәкъдир итү булды. Китап ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш һәм иҗат юлын яктырта. Чараны Әлмәт мөхтәсибәте әзерләде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әйткәнчә, Оәлеге проектның максаты – дин белән иҗатның аерылгысыз булуын, икесен дә дөрес кулланып югары үрләр яулау икәнлеген халыкка җиткерү.

Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин да катнашты. Ул ШӘлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән Җәлил хәзрәт Фазлыевка Рәхмәт хаты тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International