«Просто молоко» җәмгыяте атланмайда үсемлек мае булу-булмавын ачыклый торган күчмә лабораторияләр урнаштыруын дәвам итә һәм әлмәтлеләргә, шәһәребез кунакларына сатып алынган майларын «Филин» люминоскопы ярдәмендә тикшереп карарга тәкъдим итә.
“Сыйфатны тикшер” акциясе 15 апрельда сәгать 10.00 башлап 16.00 кадәр Ленин урамы 126 йортта урнашкан «Эссен» кибетендә узачак.