ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

30 апрельда Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узачак. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашачак, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итәчәк. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.

Бүген Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме булып узды.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 30 ел булды.

«Нефтяник» командасы хоккейчыларын котлау, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү Көне бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт муниципаль районы террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

27 апрельда Нефтьчеләр мәйданында «Нефтяник» хоккейчыларын котлау бәйрәме оештырыла.

Соңгы арада ТР Дәүләт алкоголь инспециясе Әлмәт территориаль органына эшмәкәрләр “Кулланучы почмагын” яңарту мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә.

Эшмәкәрләргә билгесез затлар шалтыратып, үзләрен кулланучылар хокукын яклау җәмгыяте хезмәткәре буларак таныштыралар һәм тиздән көтелгән тикшерүләргә сылтап, 2400 сумлык китап комплектын сатып алып “Кулланучы почмагын” яңартырга кушалар. Китапларны алмаган очракта, эшкуарларга штраф салу белән куркыталар. Нигездә, шалтырату 8-900-001-87-02 номерыннан Елена Владимировна дигән ханымнан була.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кичә Әлмәт, Зәй, Сарман районы территорияләрен вертолеттан карап йөрде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 19 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга Шевченко урамында урнашкан 1җир участогы чыгарыла.

Әлмәт Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәтене ошуының 25-еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бүген  башкарма комитетның   зур залында  Бөек  Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга  әзерлек мәсьәләләренә  багышланган  киңәшмә булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International