22нче сентябрьда Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында һәм җәяү яки велосипедта йөрүне, иҗтимагый транспорттан файдалануны арттыру максатыннан, 22нче сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы территориясендә шәхси һәм хезмәт автомобиль транспортыннан кулланмау киңәш ителә.
Әлмәтлеләр “Минем горурлыгым – Россия!” Милли ватанпәрвәрлек бәйгесендә катнаша ала. Әлеге проект гражданнарда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан уздырыла. Бәйгедә 5-35 яшьлек Россия гражданнары катнаша ала.
Әлмәтлеләр сайлауларда актив катнаша. Территориаль сайлау комиссиясе урынбасары Татьяна Ершова Хәбәр итүенчә, сәгать 18.00 шәһәрдә 71% тирәсе сайлаучы тавыш биргән. 77 мең әлмәтле сайлау участогына килеп киләчәк сайлаган. Районыбызда сайлаучыларның 82% үз тавышларын биргән.
Социалистик хезмәт герое, нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган эшчесе, атаклы буровой остасы Дамир Нуретдинов бүген сайлауларда катнашты. Ул, тормыш иптәше белән «Луч» яшүсмерләр клубында урнашкан № 794 сайлау участогында тавыш бирде.
Россия Федерациясе Герое Александр Супонинский һәм аның тормыш иптәше № 812 участокта тавыш биреп чыктылар. Алар монда инде 8нче сайлауга киләләр. Сайлауда катнашуны гражданлык бурычы итепп кабул итәләр.
Бүген, бердәм сайлу көнендә, Нефтьчеләр мәйданында иртәдән җирле бәйрәм гөрли. Әлмәтлеләрнең кәефләре күтәренке. Аларның күбесе инде үз тавышларын биреп, хәзер гаиләләре белән күңел ачалар.
18 сентябрьда 1753 Әлмәт егете һәм кызы беренче мәртәбә тавыш бирергә килде.
Илебез тормышында зур әһәмияткә ия булган җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне Колшәрип авылында яшәүче Нәгыймулла Гәрәев өчен аеруча истәлекле.
Бүген 250 полиция хезмәткәре сайлау участокларында тәртип саклый. Республика буенча әлеге сан 5 мең кешедән артык.
Бүген Әлмәт муниципаль башлыгы Айрат Хайруллин Колшәрип авылындагы 846 нчы сайлау участогында булды, килгән халык белән аралашты.