Бүген 250 полиция хезмәткәре сайлау участокларында тәртип саклый. Республика буенча әлеге сан 5 мең кешедән артык. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участокларының һәрберсе 17 сентябрь көнне үк сак астына алынган. Болардан тыш, мобиль төркемнәр халык күп җыелган иҗтимагый урыннарда өстәмә рәвештә тәртип булдыруны тәэмин итә. Әлегә кадәр сайлаулар гадәттән тыш вакыйгаларсыз гына узган.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”