Социалистик хезмәт герое Дамир Нуретдинов Әлмәттә тавыш бирде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Социалистик хезмәт герое, нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган эшчесе, атаклы буровой остасы Дамир Нуретдинов бүген сайлауларда катнашты. Ул, тормыш иптәше белән  «Луч» яшүсмерләр клубында урнашкан № 794 сайлау участогында тавыш бирде. 

Дамир Нуретдиновны шәһәребездә генә түгел, республикабызда, илебездә беләләр. Илебезнең нефть елъязмасына үз исемен ул скваңиналарны ремонтлау белән: “Нефть скважиналары – безнең агым!” сүзләре белән уеп язган. Ул һәрвакыт иҗтимагый эшчәнлеккә тартылган: Советлар союзының нефтьчеләр профсоюзы үзәк комитеты әгъзасы, төрле дәрәҗәдәге депутат. Бүген Дамир Нуретдинов илебез, республикабыз киләчәге өчен тавыш бирүне үзенең бурычы итеп саный. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International