ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген, 18 сентябрьда Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бара.  Бу көн әлмәтлеләр өчен бәйрәмгә әверелде. Нефтьчеләр мәйданында авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе бара, концерт яңгырый, балаларга интерактив мәйданчыклар эшләп тора.

Көндезге 12 сәгатькә Әлмәт шәһәрендәге сайлаучыларның 39 % , райондагы сайлаучыларның – 47,5 % тавыш биргән. 

Колшәрип авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәгыймулла Гәрәев 18 сентябрь көнне үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Бүген “Нефтьче” мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар өчен интерактив мәйданчык "КидСпейс" ачылды. 

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова хәбәр итүенчә, иртәнге 10 сәгатькә Әлмәттәге барлык сайлаучыларның 16,2 % тавыш биргән. 

Сайлау көне уңаеннан “Нефтьче” мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады. 

Район башлыгы Айрат Хәйруллин иртәнге 9 да 5 нче гимназиядә урнашкан 781 нче сайлау участогына килде. 

Бүген, 18 сентябрьда Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бара.  Шәһәр һәм район халкы республика  халкы белән бердәм булып илебезнең алдагы 5 елга үсеш юлын сайлый.  Сайлауларның нәтиҗәсе безнең катнашудан торуын һәрберебез аңларга тиеш.  Килеп тавыш бирү – һәрберебезнең гражданлык бурычы.

Илебез тормышында зур әһәмияткә ия булган җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен сайлау участоклары ачылды. 


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата    100,3 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International