22нче сентябрьда Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында һәм җәяү яки велосипедта йөрүне, иҗтимагый транспорттан файдалануны арттыру максатыннан, 22нче сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы территориясендә шәхси һәм хезмәт автомобиль транспортыннан кулланмау киңәш ителә.
Туган шәһәренең экологик куркынычсызлыгы өчен борчылган һәркемне автомобилен стоянкада яки гаражда калдырыы, җәяү, велосипедта, самокатта, ролик шугычларда, ролик такталарда йөрергә чакырабыз.