Айрат Хәйруллин 90,5 FM ешлыгындагы «Желанное» радиосының турыдан-туры эфирында катнашты

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген, бердәм сайлу көнендә, Нефтьчеләр мәйданында иртәдән җирле бәйрәм гөрли. Әлмәтлеләрнең кәефләре күтәренке. Аларның күбесе инде үз тавышларын биреп, хәзер гаиләләре белән  күңел ачалар.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы президенты каршында эшмәкәрләр хокукын яклаучы вәкил Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт советы депутаты Марат Галеев та мәйданда булдылар. Алар концерт карадылар, балалар мәйданчыкларының эшен күзәтеләр, әлмәтлеләр белән аралашып, фотога төштеләр.  Шуннан соң алар 90,5 FM ешлыгындагы «Желанное» радисының турыдан-туры эфирында катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International