Илебез тормышында зур әһәмияткә ия булган җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне Колшәрип авылында яшәүче Нәгыймулла Гәрәев өчен аеруча истәлекле. Ул үзнең 100 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Актив тормыш позициясе белән яшәүче ветеран өенә килгән сайлау участогы вәкилләрен бик шатланып каршы алды, үзе лаеклы дип тапкан депутат һәм партия өчен тавыш бирде.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”