ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елда Россия Федерациясендә ашлык уңышы фаразын 113 млн тоннага кадәр арттырды. 

25 сентябрьдә “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия Йөгереш көне кысаларында Әлмәт муниципаль районында “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.

Бүген ТР Президенты Аппараты катнашында Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбендә  Татарстан муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең “Коррупциягә каршы тору сәясәте нигезләре  һәм дәүләт, җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору нигезләре ” темасына белемнәрен күтәрү  программасы кысаларында тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды.

Быел беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе 18нче сентябрьда Нефтьчеләр мәйданында оештырылды. Анда 20 хуҗалык катнашып, 10 миллионга якын керем алынды. Быелгы ярминкәгә әлмәтлеләр генә түгел, Түбән Новгород, актаныш, Сарман, Нурлат, Буа, Яшел Үзән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре дә катнашты.

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 23 нче сентябренә  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Бүген район башкарма комитеты башлыгы Марат Гирфанов район активы белән киңәшмә үткәрде.

Башта Әлмәт муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзинаны, кадрлар һәм бүләкләр бүлеге башлыгы Оксана Белоногованы, Әлмәт районара дәүләт статистика бүлеге башлыгы Светлана Васильеваны туган көннәре белән котладылар. Моннан соң узган эш атнасына нәтиҗә ясалды. Әлмәт муниөипаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлайларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Сайлауларда шәһәрдән 81%, районнан 96,4% сайлаучы катнашкан. Тавышларның 80,6%- “Бердәм Россия”,  6,22% - «КПРФ», 4,23% – «ЛДПР»  , 3,43% – «Гадел Россия», 1,15%- «Россия коммунистлары» партияләре араларында бүленгән. Калаган партияләргә 1% тан кимрәк тавыш бирелгән.

 

Казан яңа банкнотлар символлары өчен тавыш бирүдә лидерлар өчлегенә кергән. Хәзер Казан икенче урында дип хәбәр итә «ФедералПресс» РМА твоя-россия.рф сайтына сылтама белән.

Урман хезмәткәрләре көненә Татарстан урман хуҗалыклары автопаркларын тулыландыра алачак. ТР Хөкүмәте порталында шул хакта хәбәр ителә.

Татарстанга федераль бюджеттан инвалид балаларны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен өстәмә 994 мең 324,7 сум бүлеп бирелгән.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Җәйге коену сезоны тәмамланса да, шәһәр күле әлмәтлеләрне сөендерүен дәвам итә. Бүген монда скалодром, баулы парк, вейк-парк, кафе эшләп тора, көчле җил һәм яңгыр булмаганда, катамараннарда йөрү мөмкин. Скалодром һәм баулы парк 9.00 дан 19.00га кадәр, вейк-парк эш көнендә  9.00дан 16.00га кадәр, ялларда  9.00дан 18.00гә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International