Россия Хөкүмәте 2016 елда федераль бюджеттан Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренә өстәмә 1,5 млрд сум бүлеп биргән. Иртән бу карар 27 сентябрьдә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында дөнья күргән. Татарстан фермерлары быел техника сатып алуга 351 млн сум компенсация алганнар.
5нче октябрьда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрә. Укытучылар көне уңаеннан Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында ТР Премьер-министры Вәсил Шәйхразиев катнашында зур бәйрәм оештырдылар.
22нче сентябрьда Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә «Автосессия-2016» студентлар арасындагы алтынчы республикакүләм бәйгесенең финалы узды.
Бүген Нефтяниклар мәйданында 200 һәм 2000 сум номиналындагы Россия Банкының яңа банкнотларында Казан символларын сайлау акциясе үтте.
Бүген Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитетында җитәкченең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, салым органнары һәм банклар катнашуы белән милек салымы буенча җирле һәм республика бюджетларына вакытында салым керү, түләүчеләрнең хокукларын саклау турында сөйләштеләр.
Самавыр узган гасыр башыннан Россиядә һәр йортның табын түрендә булган.
23-25 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Сәләмәтлек" XIII-нче авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында Татарстан Республикасының шахмат буенча чемпионаты узды.
Бүген Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига әби Шәйдуллинага 103 яшь тулды.
Әлмәттә кулланучылар базары субъектларының "Кулланучылар хокукларын саклау турында" Канун положенияләрен куллану практикасы турында сөйләштеләр
«Эшмәкәрлек фабрикасы» яңа башлаучы эшмәкәрләр өчен юнәлеш - "Фабрика старты"ның яңа ташкынына беренче сайлау этабын башлап җибәрү турында белдерде.