Әлмәттә «Эшмәкәрлек фабрикасы» мастер-классы үтәчәк

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Эшмәкәрлек фабрикасы» яңа башлаучы эшмәкәрләр өчен юнәлеш - "Фабрика старты"ның яңа ташкынына беренче сайлау этабын башлап җибәрү турында белдерде. Әлеге проектны Идел буе федераль округында Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеге ярдәмендә Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы оештыра. Ул эшмәкәрлекне популярлаштыру һәм аңа ярдәм итүгә юнәлгән.

Әлмәттә мастер-класс 1 октябрьдә 10:00 да башлап 18:00 га кадәр Төзүчеләр урамы, 9Б адресы буенча узачак. Регистрация START.BIZFABRIKA.RU сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International