Әлмәтлеләр Казан символларын сайлау эстафетасын Татарстан кешеләренә тапшырдылар

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген Нефтяниклар мәйданында 200 һәм 2000 сум номиналындагы Россия Банкының яңа банкнотларында Казан символларын сайлау акциясе үтте. Әлмәтлеләр әзерләгән акция эстефета рәвешендә Түбән Кама халкына күчте.

Мәктәп укучылары, югары һәм урта белем алу оешмалары студентлары, ветераннар, волонтерлар һәм битараф булмаган әлмәтлеләр мәйданга килделәр. Акциядә нефть хезмәткәрләре актив катнаштылар. НГДУ сайлау эстафетасын Түбән Камада урнашкан "Татнефть" ААҖ структур бүлекчәләренә бирделәр. Мәйданда музыкантлар, җырчылар, шәһәрнең иҗади коллективлар чыгыш ясаган бәйрәм концерты узды. 

Нефтяниклар мәйданында мәктәп укучылары һәм студентлар флэшмоб ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International