Самавыр узган гасыр башыннан Россиядә һәр йортның табын түрендә булган.
Ул – табын бизәге генә түгел, кунакчыллык билгесе дә. Әлмәтлеләрне самавырлар күргәзмәсенә чакыралар. Аларның ниндие генә юк!Экспозициядә 1825-1900 елгы самавырлар бар. Күргәзмә Миңлебай авылындагы Ф. Кәрими музеенда урын алган. Ул 2016 елның 31 декабренә кадәр эшли. Музейның адресы: Миңлебай авылы, Ш. Бикчурин урамы, 50.
Тел.факс: 8 (5553) 37-41-27, 89196428309.
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы