Әлмәттә "Кулланучылар хокукларын саклау турында" Канун положенияләрен кулланучылар базарының субъектлары белән куллану практикасы турында сөйләштеләр

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучыларга даими консультация бирүне оештырган. 

Бу ел эчендә Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына 2000нән артык кулланучы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең иң зур саны (76%) сәүдәне оештыру һәм товарлар сыйфаты темасына булды. 

Бу елда Әлмәт территориаль органы белгечләре, башкарма хакимиятенең башка органнары, сәүдә өлкәсе эшчеләре катнашуы белән 200 түгәрәк өстәл, лекция һәм семинар оештырылды. Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау һәм профилактика максатында гражданнарның массакүләм җыелу урыннарында консультация бирү, дежурлык үткәрелә. Бу елда базарларда, сәүдә үзәкләрендә, ярминкәләрдә 315 дежурлык үткәрелде.

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International