23-25 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Сәләмәтлек" XIII-нче авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында Татарстан Республикасының шахмат буенча чемпионаты узды.
Ярышта Татарстан Республикасының 14 авыл районы командасы катнашты. Барлыгы якынча 100 кеше булды.
Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленеште:
I урын – Гарифуллина Ландыш (Балтач районы);
II урын – Сулейманова Рената (Сарман районы);
III урын– Нургалиева Рамиля (Саба районы).
Ирләр арасында:
I урын – Газыев Ленар (Актаныш районы);
II урын – Галимов Мухамет-Фагим (Актаныш районы);
III урын – Зыков Геннадий (Сарман районы).
Өч көнлек ярышлар нәтиҗәсендә команда зачетында урыннар:
I урын – Актаныш районы;
II урын – Сарман районы;
III урын – Саба районы.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы