Бүген Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитетында җитәкченең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, салым органнары һәм банклар катнашуы белән милек салымы буенча җирле һәм республика бюджетларына вакытында салым керү, түләүчеләрнең хокукларын саклау турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы буенча №16 Районара Федераль салым хезмәте башлыгының урынбасары Зиля Вафауллина билгеләгәнчә, белдерүләрне формалаштыру тәмамланды һәм бу көннәрдә инде алар почта бүлекләренә керәчәк.
Банкларга иң зур кеше агымы октябрь азагында башланачак.
Банк җитәкчеләренә ул милек салымнарын вакытында түләүне тәэмин итүче чаралар оештырырга киңәш бирде.