5нче октябрьда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрә. Укытучылар көне уңаеннан Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында ТР Премьер-министры Вәсил Шәйхразиев катнашында зур бәйрәм оештырдылар.
Бу көнне укытучыларга һәм тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яуды. Иң яхшы педагогларга РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау граматалары, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” түштамгалары бирелде.
Район башлыгы исеменнән, мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады.