Быел гала-концерт Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына һәм Чернобыль АЭСдагы фаҗиганың 31 еллыгына багышланган иде. Һәр елны уза торган патриотик чарада 300гә якын әлмәтле катнашты. Аларның арасында урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, нефть башкаласының эшли торган һәм авыл яшьләре булды.
"Яшел Фитнес" әлмәтлеләргә болытларны куып җәйне 4 июнь көнне каршы алырга тәкъдим итәләр. 10.00 сәгатьтә шәһәр халкын һәм кунакларын саф һавада бушлай күнекмәләр, велосипедлар өчен узышлар, үз төркемнәрне җыярга һәм бик әйбәт бүләкләрне алырга мөмкинлек көтә.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинның Россия экспертлары белән очрашуы "ИК"Татбурнефть" ҖЧҖ - сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенә дәгъвалаучы компаниянең эшчәнлегенә бәя бирү кысаларында үтте.
Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.
Р Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” 17 нче ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Төрле номинацияләрдә беренче урын яулаган катнашучыларга 35 махсус дәүләт стипендиясе булдырылган.
Әлмәт татар дәүләт драма театры Тубыл шәhәрендә узган ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә “Иң якшы кече форма спектакле” номинациясендә җиңү яулады. Фестивальга Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы “Кибет” спектакле чакыру алган иде. Форумда 15 төбәкнең иҗат коллективы (350 катнашучы) чыгыш ясаган.
"Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү фонды" коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе эшчәнлекләрен бурычларын түләрлек хәлдә булмауларына бәйле туктаткан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, банк клиентларына ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешен - факторинг хезмәтләрен эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.
20 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
1 июньдә үзәк мәчеттә Әлмәт районы башлыгы исеменнән ифтар ашы уздырылды.
Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлмәтнең кечкенә балалары һәм аларның ата-аналары, шулай ук шәһәр кунаклары өчен якты күңелле программа әзерләнгән иде.