Район башлыгы Айрат Хәйруллин сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясен тапшыру буенча экспертлар белән очрашты

2017 елның 2 июне, җомга

Район башлыгы Айрат Хәйруллинның Россия экспертлары белән очрашуы "ИК"Татбурнефть" ҖЧҖ - сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенә дәгъвалаучы компаниянең эшчәнлегенә бәя бирү кысаларында үтте.

Очрашу барышында район башлыгы "ИК"Татбурнефть" ҖЧҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде, нефтьчеләр белән җылы һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылганын һәм аларның шәһәр һәм районның социаль тормышында зур рольне уйнаганын билгеләп үтте. Айрат Хәйруллин шулай ук шәһәр һәм районның үсеше буенча планнар белән уртаклашты, кунакларны Стратегия 2030 белән таныштырды.

Әйдәп баручы эксперт Юрий Стоян җитәкчелеккә сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясен дәгъвалау бәйгесенә гаризаны тапшырырга тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International