Әлмәттә "Бурыч! Дан! Туган-як!" хәрби-патриотик фестиваленең гала-концерты үтте

2017 елның 2 июне, җомга

Быел гала-концерт Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына һәм Чернобыль АЭСдагы фаҗиганың 31 еллыгына багышланган иде. Һәр елны уза торган патриотик чарада 300гә якын әлмәтле катнашты. Аларның арасында урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, нефть башкаласының эшли торган һәм авыл яшьләре булды. 

Фестивальнең нәтиҗәләре буенча "Эстрада вокалы, соло" номинациясендә Назиф Багаутдинов, Альбина Ханнанова, Алина Хайбриева һәм Карина Кривочкина җиңде. "Эстрада вокалы, ансамбльләр" номинациясендә I дәрәҗә дипломына "Вдохновение" дуэты лаек булды. "Хореография" номинациясендә "Созвездие" коллективы ("Космос" 45нче катнаш төрдәге балалар бакчасы) беренче урынга чыкты. Ә "Нәфис сүз" номинациясендә башкалар арасында иң яхшы итеп Айгуль Машаева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International