ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә болытлы аязучан һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр, җил көнҗяк-көнбатыштан,   6-11 м/с, урыны белән  14 м/с.Төнлә+3..+6˚.Көндез +12..+16˚.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды. Ул экологик икеайлык буенча районның беренче урын алуын бәян итте һәм барысын да әлеге уңайдан котлады. 


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Район башлыгы Айрат Хәйруллинга бүләкне Хөкүмәт йортында булган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үзе тапшырды.

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы кысаларында 161 мең 199,33 кв.м. мәйданлык 4 мең 405 килешү төзелде, бу гомуми килешүләр санының 90% тәшкил итә. 503 килешүне төзергә калды. Шуның турында ТР Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә сүз барды. 

2 се көнне Әлмәт аграрийлары чәчүлекләрне тикшерүләрен дәвам иттеләр.


2
июнь, 2017 ел
җомга

"Халык контроле" системасы эшчәнлеге Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә тикшерелде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Яшүсмерләр клубларын ачу Әлмәттәге Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән чараларның дәвамы булып торды. Бәйрәм көнендә капиталь ремонттан соң Гафиатуллин, 39 А урамында урнашкан"Заря" яшүсмерләр клубы тантаналы рәвештә ишекләрен ачып җибәрде. Яшүсмерләр клубы республика һәм район җитәкчелеге балаларыбызның киләчәгенә шактый зур өлеш керткәнгә күрә, яшүсмерләр клубларының капиталь ремонты буенча президент программасына рәхмәтле икенче туган көнен билгеләп үтте.

Әлмәттә тиздән «Бяки Буки» урам әдәби фестивале старт ала.

Аны ачу тантанасы 5 июньдә 9 сәгатьтә «Голубое озеро» санаторий-профилакториенда булачак. Анда үз белемнәрен үсеп килүче буын белән уртаклаша алырлык иң яхшы белгечләр җыелачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International