ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген иртәннән бирле ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усман улы җитәкчелеге астында хуҗалык башлыклары, баш агрономнар, ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көн дәвамында район хуҗалыклары кырлары буйлап йөрделәр. 

Казанның Гранд Отель мәйданында үткән конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Халыкара балаларны саклау көне кысаларында мәшьгульлек үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чараның төп максаты - җәйге каникуллар чорына балигъ булмаган балаларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү. Уку елы ахырында күпчелек гаиләләр өчен мәктәп укучыларын җәй чорында эшкә урнаштыру бик мөһим булып чыга.

Бөтендөнья тәмәкесез көнгә туры китерелгән "Россияне тәмәке төтененнән азат итик" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт наркология диспансеры, медицина профилактикасы үзәге һәм Т.Шайхуллин исемендәге тернәкләндерү үзәге  белән бергә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе "Пациент мәктәбен" оештырды. Мәктәпнең максаты - халыкның игътибарын никотинга биреләнлек мәсьәләләренә юнәлтү, кешеләргә тәмәке тартуның аларның сәламәтлекләренә никадәр куркыныч һәм зыян китергәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.

Кичә, 31 май көнне, БДИ төп периодында Татарстан һәм гомумән Россиянең чыгарылыш укучылары база дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханны тапшырдылар.

Казан шәһәрендәге "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республика һәм бөтенроссия предметлы олимпиадаларда җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләрне һәм аларны әзерләгән укытучыларны тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.

Республика буенча 11 ял итү урыны расланды. Алар арасында Әлмәтнең пляжы да бар.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында районның XIX чираттан тыш сессиясе һәм шәһәрнең XXI чираттан тыш утырышы үтте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисләре, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы, Совет, башкарма комитеты җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы катнашты. 

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен якты күңелле программа әзерләнгән.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International