Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәт районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы - бүлек начальнигы Гөлназ Мөхәммәтшина суд приставларының район бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясады.
Киңәшмәне ачып җибәргәндә, район башлыгы Айрат Хәйруллин кадрлар үзгәрешләре турында игълан итте. Вакытлыча "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче отряды" федераль дәүләт казна учреждениесенең башлыгы вазифаларын үтәүче итеп Айнур Ахметшин билгеләнде.
"Мәдәни мөхит" проекты кабат Әлмәт халкына һәм кунакларына бик күп якты тәэсирләр бүләк итте. Мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 8 мәйданчыгында узды.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй кунаклары балалар мәйданына менделәр, анда мактаулы кунакларны милли уеннар һәм конкурслар белән каршы алдылар. "Мәдәни мохит" мәйданында барысы да урам сәнгатенең заманча юнәлешләре белән таныштылар: музыкантлар, шамакайлар, колга аякларды йөрүчеләр, мимнар, фокусчылар осталыгын күрсәттеләр.
Бүген Әлмәттә төп татар бәйрәмнәренең берсе - Сабантуйны билгеләп үттеләр. Халык бәйрәменең төп бизәге - традицион ат чабышлары.
Бүген шәһәр мәйданында халыкның иң көтеп алган бәйрәм - Сабантуй узды. Көнне яңгырлы була дип куркытсалар да, һава торышына карамый бәйрәмгә килүчеләр оттырмады – матур көнгә куанып рәхәтләтнеп бәйрәм итте халык.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан "Лукоморье" 29нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген Әлмәт халкы һәм кунакларына акчәчәкләрдән ясалган оригами бүләк иттеләр, аларның таҗларында олыларга чын күңелдән теләкләр язылган иде.
Бүген 16 кешедән торган велосипедчылар группасы Әлмәткә килде. Монда алар өчен кунакчыл кабул иттеләр, хәзер алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышалар.
Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.