ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  3 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 3 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

8 нче июль көнне Әлмәт шәһәренең майданында тантаналы рәвештә 14-меңенче ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырдылар. 


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Фестивальдә катнашу өчен документлар җыю башланды, ул 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кичә Нижнекамск шәһәренең "Нефтехимик-Д" футбол командасы Татарстан чемпионатының 8 нче туры кысаларында  үз өендәге уенда Әлмәт шәһәренең "Нефтеград" клубыннан калышты. Уен 0:6 исәбе белән тәмамланды.   

10 июльдән башлап ТР Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең муниципаль хезмәтләрен күрсәтү буенча документларны кабул итү һәм бирү Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 адресы буенча урнашкан КФҮ (күпфункцияле үзәк) аша алып барылачак.

Ленин, Маяковский, Пушкин, Обүездной, Базовая урамнарында ремонт эшләре алып барылу белән бәйле вакытлыча 10 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Ленин урамының Төзүчеләр проспектыннан Аминова урамына кадәр участогында, Маяковский урамының Тимирязева урамыннан Ленин урамына кадәр участогында, Пушкин урамының Тимирязев урамыннан Ленина урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Шулай ук вакытлыча 15 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Обүездная урамының Төзүчеләр проспектыннан тимер юл аркылы чыгу урынына кадәр участогында, Базовая урамының Шевченко урамыннан Объездная урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте туктатылачак.

11 июль көнне  14.00 сәгатьтән бирле Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе белән Әлмәт районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Харисова Светлана Ильфик кызы тарафыннан берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк.

12 нче июльдән алып 14 июльга кадәр әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә театр гримы ясау сәнгате буенча мастер-класслар сериясе узачак. 

9 июль көнне "Яшель Фитнесның" массакүләм күнегүләре Татарстан Республикасының дүрт шәһәренең 15 майданчыгында узды. Әлмәттә спорт белән физкультура көллиятендә, шәһәр паркында, шәһәр пляңында һәм "Яшьлек" һәм "Шамсинур" скверларында шөгельләнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International