Әлмәткә "Татарстан сәламәт яшәү рәвеше өчен - 2017" веломарафонында катнашучылар килде

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген 16 кешедән торган велосипедчылар группасы Әлмәткә килде. Монда алар өчен кунакчыл кабул иттеләр, хәзер алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышалар.

Веломарафон инде тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм Татарстанның шәһәрләре буйлап уза. Быел ул Олимпия хәрәкәте эгидасы астында уза. 1 июль көнне Казанда старт алган веломарафонда катнашучылар 1120 км. юл үтәчәкләр. Бер көн эчендә  маршрутның катлаулылыгы белән бәйле, шәһәрләрдә һәм авылларда тукталышларны исәпкә алып, велосипедчылар 60тан 112 км.га кадәр узалар. Авыр һава торышы шартлары, яңгыр һәм яшенгә карамастан, веломарафонда катнашучылар оптимистик караш белән аларны җиңеп чыгалар. Алар яңа очрашуларга һәм танышуларга әзер. Тантаналы финиш 15 июль көнне Казанда үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International