Киңәшмәне ачып җибәргәндә, район башлыгы Айрат Хәйруллин кадрлар үзгәрешләре турында игълан итте. Вакытлыча "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче отряды" федераль дәүләт казна учреждениесенең башлыгы вазифаларын үтәүче итеп Айнур Ахметшин билгеләнде.
Алга таба Айрат Ринатович Сабантуй үткәрү буенча нәтиҗәләр ясады. Ул билгеләп үткәнчә, милли бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.