Әлмәттә сабантуй гөрләп узды

2017 елның 8 июле, шимбә

үген шәһәр мәйданында халыкның иң көтеп алган бәйрәм - Сабантуй узды. Көнне яңгырлы була дип куркытсалар да, һава торышына карамый бәйрәмгә килүчеләр оттырмады – матур көнгә куанып рәхәтләтнеп бәйрәм итте халык.

Һәр елдагыча Әлмәт сабан туена оештыручылар бәйрәм кунакларын кызыктырырлык сюрпризлар әзерләргә тырыша. Быел үзәк мәйданга килүчеләрне яңа авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли ишегалды күренешләре, күпсанлы сәүдә нокталары, рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари туйлары йолалары, балалар өчен махсус уен мәйданчыгы, ат чабышы алдыннан халык яратып өлгергән джигитовка, шулай ук күренекле эстрада җырчылары Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Радик Юлякшин концертлары көтеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International