Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей песошин катнашты.
Ирек Фәйзуллиг хәбәр иткәнчә, төзелеш объектларында яралану очраклары саны кими бара. 2016 елның гыйнвар-июнь айларында 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән бишесе үлемгә, 13 - авыр җәрәхәтләргә китергән. 2017 елның гыйнвар-июнь айларында 11 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2 - үлемгә китергән, 9 авыр җәрәхәтләргә китергән.
Татарстан Республикасында 2017 елның 7 июленә 1 115,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 183 мең кв. метрлык 3 мең 379 фатирглык 78 йорт буенча мәгълүмат биргән.
Татарстанда күпфатирлы инвестиция торак программасы буенча планлаштырылган 111йортның 37се сафка баскан, калганнарында төзелеш төрле дәрәҗәдә бара.
Азкатлы йортлар төзелеше программасы буенча ниятләнгән 8 800дән 4 590 йорт төзелеп беткән, тагын 4210 йорт төзелә.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин авыл клублары төзелеше, ветеринар берләшмәләрдәге капиталь ремонт торышы, фельдшер-акушерлык пунктлары монтажы һәм башка төзелеш-төзекләндерү мәсьәләләре буенча хисап тотты.
Татарстан Президенты балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү сентябрьгә, балалар килешкә төгәлләнгән булырга тиешлеген җиткерде. 20 август тирәсендә эш бетәргә тиешлеген һәм әлеге мәсьәләнең аерым контрольдә булуын билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясен уздыру турында хәбәр итте.
Рөстәм Камалов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясе 1 июльдә башланып китте. Ул Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Җәмәгать киңлекләре елына багышлана.
«Чиста ярлар» акциясе төбәк өчен бик актуаль, чөнки Татарстан елгалар һәм күлләр мәйданы буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Барлыгы республикада 36 мең объекты бар.
«Чиста ярлар» акциясе беренче мәртәбә 2016 елда уздырылган иде. Ул чакта Әлмәт, Арча, Саба муниципаль районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре кешеләре иң актив булган иде, диде Рөстәм Камалов.
Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» конкурсы игълан ителде, анда 4 номинация каралган: «Су объектларының су зоналарын чистарту буенча иң яхшы муниципаль район», «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң актив хезмәт коллективы», «Иң яшь һәм иң тәҗрибәле катнашучы». Конкурска сентябрьдә йомгак ясалачак.
«Су киңлекләре – безнең байлыгыбыз һәм аларны сакларга кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без аларны, саклап калу белән бергә, төзекләндерергә дә тиеш. Бу – яр буйларын, гражданнарның ял итү зоналарын, күпләп су коену урыннарын һәм башка су зоналарын төзекләндерү дә».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, су янәшәсендәге барлык мәйданчыкларга игътибар бирергә кирәк, беренче чиратта – су саклау зоналарына.
Торак төзелеше, юлларны ремонтлау һәм экология мәсьәләләре турында җирле урыннарда фикер алышынды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин объектларны, шул исәптән Маметьево авылындагы ФАПның чаңгы модулен төзүне контрольдә тотырга тапшырды.