Әлмәт Сабантуе мәйданында тамашачылар кыйммәтле бүләкләр ота алачаклар

2017 елның 7 июле, җомга

Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.

Төп бүләк - мотоблок. Шулай ук 5 велосипед, 5 триммер, 5 бензин пычкысы, 5 сок чыгаргыч уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International