Әлмәттә традицион ат чабышлары үтте

2017 елның 8 июле, шимбә

Бүген Әлмәттә төп татар бәйрәмнәренең берсе - Сабантуйны билгеләп үттеләр. Халык бәйрәменең төп бизәге - традицион ат чабышлары.

Быел ярышларда Татарстан һәм Башкортостан Республикасы районнарыннан 60тан артык атта оста йөрүче катнашты. 

Әлмәттәге балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр."Тулпар" ат спорты мәктәбендә тәрбяләнүчеләрнең чыгышы бәйрәмнең бизәгенә әйләнде. Алар тамашачыларны үзләренең ат өстендә төз утыра алулары, флаглар, кылычлар белән жонглерлык итүләре белән таң калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International