ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ел саен Әлмәт мәшьгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләр өчен канунчылыкта хезмәт һәм мәшьгульлеккә кагылышлы үзгәрешләрне гамәли куллану буенча бушлай семинар-киңәшмә уздыра.

Ирләрдә онкологик авыруларны профилактикалау буенча «БороДАбрь» акциясе башланды. Акция максаты – ирләрдә онкологик авырулар мәсьәләләренә игътибар тартырга, онкологик авыруларга мөнәсәбәт үзгәртергә. Халык тулысынча һәм авырып киткән ирләрнең аңга алулары киләчәктә үлем санын киметәчәк һәм исән калучылар санын арттырачак.

9 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы түбәндәге күпфатирлы торак йортларда газны туктатып торачаклар:

-  Гафиатуллин урамы, 1;

- Гафиатуллин урамы, 3;

- Гафиатуллин урамы, 3А  (шәхси җылыту системасы);

- Гафиатуллин урамы, 4;

- Гафиатуллин урамы, 5;

- Гафиатуллин урамы, 6;

- Гафиатуллин урамы, 7;

- Гафиатуллин урамы, 9;

- Гафиатуллин урамы, 13;

- Гафиатуллин урамы, 15;

- Гафиатуллин урамы, 17;

- Нефтьчеләр урамы, 21;

- Нефтьчеләр урамы, 23;

- Нефтьчеләр урамы, 25.

 

18 ноябрь көнне бөтен ил Россиянең Кыш Бабаен туган көн белән тәбриклиячәк. Инде хәзер күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Әлмәттә, балалар һәм зурлар буләкләр әзерли һәм тылсымчыга изге теләкләр белән котлау хатларын язалар.

Удмуртия башкаласы - Ижевск шәһәрендә бию буенча"Йолдызлы яңгыр-2017" Бөтенроссия   турниры үткәрелде. Анда Киров, Саратов, Нижегородск, Пермь өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән 1000 артык тәҗрибәле һәм әле яңа гына бу өлкәдә сәләтләрен барлаучы спортчылар катнашты. 

2001 елның 8 ноябрендә кайбер илләрдә, шул исәптән Россиядә дә Халыкара ШТК көне билгеләп үтелә. Ул рәсми бәйрәмнәр рәтеннән булмаса да, шаяннар һәм тапкырлар тарафыннан яратылып кабул ителә. Бу истәлекле датаны булдыру тәкъдиме белән халыкара ШТК президенты Александр Масляков чыга.

30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Тольяттида 2004-2009 елгы малайлар, 2006-2009 елгы кызлар арасында Самара өлкәсенең йөзү буенча ачык ярышлары уздырылды. Анда Самарадан, Тольяттидан, Әлмәттән, Сызрань, Нефтегорск һәм башка бик күп шәһәрләрдән командалар катнашты. Биредә барлыгы 968 спортчы үзара көч сынашты.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 9 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыннары белән юеш кар. Җил  төньяк-көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..+1º, көндез максималь температура -1..+3º тәшкил итә. Юлларда урыны белән бозлавык.

Инде 50 ел Антонина Иван кызы һәм Леонид Федор улы бергәләп яши. 5 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече, район Ветераннар советы, 2нче кичке мәктәп, "Луч - Әлмәт" телекомпаниясе вәкилләре 50 ел бергә гомер кичергән парны бәйрәмнәре белән котлады.

Кичә ТР Министрлар Кабинетында барлык муниципаль районнар белән "2017 елның 10 ае эчендә "Халык контроле" системасы эше нәтиҗәләре турында" брифинг үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International