Яшь әлмәтлеләр - йөзү буенча ярышларда җиңүчеләр

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Тольяттида 2004-2009 елгы малайлар, 2006-2009 елгы кызлар арасында Самара өлкәсенең йөзү буенча ачык ярышлары уздырылды. Анда Самарадан, Тольяттидан, Әлмәттән, Сызрань, Нефтегорск һәм башка бик күп шәһәрләрдән командалар катнашты. Биредә барлыгы 968 спортчы үзара көч сынашты.

Әлмәтне әлеге ярышларда шәһәребезнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 18 яшь спортчы тәкъдим итте. Алар аяусыз ярыш нәтиҗәсендә бик яхшы күрсәткечләр белән разряд таләпләрен үтәде. Константин Будкин, Амира Шәрифуллина, Анна Яковлева, Дарья Зайцева, Реналь Сәйфетдинов аеруча танылды. 

Балалар шәһәребезнең спорт мәктәбендә тренерлар Вәлиәхмәтова Светлана Рәшитовна һәм Смирнова Ксения Александровна җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International