Удмуртия башкаласы - Ижевск шәһәрендә бию буенча"Йолдызлы яңгыр-2017" Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Киров, Саратов, Нижегородск, Пермь өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән 1000 артык тәҗрибәле һәм әле яңа гына бу өлкәдә сәләтләрен барлаучы спортчылар катнашты.
Турнирда Әлмәтнең балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә "Грация" бию-спорт клубында укучылар (өстәмә белем бирү педагогы Шимков Владислав Аркадьевич) шәһәребезне лаеклы тәкъдим итте, мактаулы 1 һәм 3 урыннарны яулады. Беспалов Александр һәм Шимкова Злата үз категорияләрендә иң яхшылар дип табылды. Галиева Нелли шулай ук беренчелекне алды.
Калачков Яков һәм Шимкова Софья югары үрләр яулау спортында 4нче урынга лаек булды.