Сишәмбе башкарма комитетта киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге турында аның начальнигы Фая Якупова чыгыш ясады. Ул 2017 елның 1 ноябренә Әлмәттә 54710 пенсионер, аларның 11309 эшли торган пенсионер булуы турында хәбәр итте.
7 ноябрьдә Әлмәт нефть институтында фәнни конференция ачылу кысаларында парламент сәгате булды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин катнашында һәм Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан уздырылды.
Бүген "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 1981 елдагы шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗәгать белән капсуланы ачу тантанасы үтте. Чарада Дәүләт Советы рәисе, Әлмәтнең мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Рөстәм Мөхәммәдиев, шәһәр һәм район халкы һәм ветераннары катнашты.
Эшлекле киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районының агымдагы 9 ай дәверендәге консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина, гомумән алганда, муниципаль берәмлекнең бюджет үтәлеше күрсәткечләренең канәгатьләнерлек булуын билгеләде.
Туган җиребезне данлаган кешеләр байтак. Мөхәммәт Галләм улы Сабиров шуларның берсе. Бүген әлеге дәүләт эшлеклесе хөрмәтенә калабызда мемориаль такта ачылды. Өлкән буынга Мөхәммәт Сабировның исеме яхшы таныш. Эшчәнлеген Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң 1955 елда «Әлмәтбурнефть» трестының 2 нче бораулау конторасында бораулаучы булып башлап җибәргән егет үзенең тырышлыгы, белеме белән хезмәт басыкычыннан бик тиз күтәрелә: баш инженер, трестның производство-техник бүлеге начальнигы урынбасары, партком секретаре, аннан КПССның Әлмәт шәһәр партия комитетының икенче секретаре, «Татнефтестрой» берләшмәсе җитәкчесе.
2017 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча "Тренер өмете" дип исемләнгән Бөтенроссия турниры булып узды. Аның максаты - нәфис гимнастиканы популярлаштыру, тренерлар һәм хөкемдарлар арасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, сәләтле гимнасткаларны барлау.
3 ноябрь көнне «Иске Әлмәт» мәдәният йортында медицина хезмәткәре һөнәренә багышлау булып узды. Традициягә 2010 елда ук нигез салынган иде. Ел саен чара медицина хезмәткәрләре һөнәренең абруен арттыруны күздә тотып уздырыла.
20 ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чара Яшьләр үзәгендә 9.00 сәг алып 12.00 сәг кадәр үтәчәк.
Әлмәтлеләр "КРС Хейлунцзян» командасы белән ярыштылар. Уен җиңү белән тәмамланды.
Бүген "Кванториум" технопаркында паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов 31 әлмәтлегә паспорт тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.