8 ноябрь - Халыкара шаяннар һәм тапкырлар клубы көне

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

2001 елның 8 ноябрендә кайбер илләрдә, шул исәптән Россиядә дә Халыкара ШТК көне билгеләп үтелә. Ул рәсми бәйрәмнәр рәтеннән булмаса да, шаяннар һәм тапкырлар тарафыннан яратылып кабул ителә. Бу истәлекле датаны булдыру тәкъдиме белән халыкара ШТК президенты Александр Масляков чыга.

Әлеге көн очраклы сайланмаган. Нәкъ 1961 елның 8 ноябрендә ШТК эфирга чыга. Бүген ул күпләргә яхшы таныш. Кайберәүләр өчен хәтта яшәү рәвешенә әйләнгән, тормышның алыштыргысыз бер өлеше. Бу бәйрәм көнендә яше-карты - клубның актив әгъзалары вакытларын яраткан мавыктыргыч уеннарына багышлыйлар. 

Сүз уңаеннан, шактый талылган шәхесләр - Юлий Гусман, Геннадий Хазанов, Леонид Якубович, Аркадий Хайт, Татьяна Лазарева, Михаил Шац, Алексей Кортнев, Тимур Батретдинов, Михаил Галустян, Гарик Мартиросян шаяннар һәм тапкырлар клубыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International