ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Волжск шәһәрендә яшь егетләр арасында Л.М. Лобаницкий истәлегенә багышланган Марий целлюлоза-кәгазь комбинаты  бүләкләренә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры узды. Бу ярышларда Волгоград, Волжск, Йошкар-Ола, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 180 спортчы катнашты. Әлмәтне ярышларда олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 11 егет тәкъдим итте. 

Республикада әлеге ункөнлек 4 ноябрьдән 13енә кадәр үткәрелә. Табиблар күрү начарланган очракларның 80% кисәтергә яки дәваларга мөмкин дип фаразлый. Күпчелек күз авырулары артык киеренкелектән барлыкка килә. 

Иртәгә, 10 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә белән минималь һава температурасы -3..-7º, көндез максималь һава температурасы 0..-2º.

Әлеге көннең төп максаты — киң җәмагатьчелекнең игътибарын тәкъдим ителә торган продукция һәм күрсәтелүче хезмәткә игътибар юнәлдерү. 1995 елдан һәр ел саен Европа сыйфат атналыгы үткәрелә.

1 ноябрьдән алып 10 ноябрьгә кадәр "Комсомольская правда" рәсми интернет-сайтында "Халык участковые" Россия ЭЭМ Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы уза.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее шәһәр халкын һәм кунакларын 14 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә "Музейда музыка" циклы чарасына чакыра. 

Р.Төхәтуллин премиясе лауреаты, үзешчән композитор, күпкырлы талант иясе, хөрмәтле педагог Розалия Галләмованың юбилее Габдрахман авылы мәдәният йортында узды.

20 ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чара Яшьләр үзәгендә 9.00 сәг алып 12.00 сәг кадәр үтәчәк. 

15 ноябрь көнне хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән халык өчен "кайнар линия" ачылачак.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International