Кичә ТР Министрлар Кабинетында барлык муниципаль районнар белән "2017 елның 10 ае эчендә "Халык контроле" системасы эше нәтиҗәләре турында" брифинг үтте.
Журналистлар каршында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская чыгыш ясады.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан 2017 елның 10 аенда “Халык контроле” системасында башкарма комитетлары уңай эшчәнлек күрсәткән районнарны атады.
Бу исемлеккә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Чистай һәм Ютазы районнары башкарма комитетлары кергән. Сәрия Сабурская сүзләренчә, эшчәнлекне бәяләгәндә, барыннан да элек, хәл ителгән мәсьәләләрнең проценты һәм гаризаларны карауның вакыты исәпкә алына.
Моннан тыш, Кеше хокуклары буенча вәкил узган еллар өчен моннан алдагы йөкләмәләрне үтәгән районнарны да атады. Алар - Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Спас һәм Ютазы муниципаль районнары.
“Татарстанда хезмәт күрсәтү” мобиль кушымтасы аша хәзер салым түләүләрен һәм бурычларны түләргә була. Мобиль кушымта яңартылып эшли башлау турында журналистларга брифингта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләде.
Түләүләр түләүчедә кирәкле мәгълүматлар белән квитанция булган очракта башкарыла ала, дип аңлатып үтә ул.
Тимур Зарипов узган атнада яңартылган мобиль кушымта чыгуын билгеләп үтте. Аерым алганда, яңа функционал – газ хезмәте өчен уңайлы түләү булдырылган. Ул хәзер квартплатадагы кебек квитанциядәге мәгълүматларны кертмичә хисапны түләп булуын аңлатты.
Аның сүзләренчә, моннан тыш, күпфункцияле үзәкләргә, социаль яклау органнарына, эш белән тәэмин итү үзәгенә кабул ителүгә язылып була.
Әлмәт муниципаль районында 2017 елның 10 ае эчендә 3493 белдерү кабул ителде. Шуларның 2613е хәл ителде, бу 74,8% тәшкил итә, 579ы эш планына кертелде, "нигезле кире кагу" статусы 221 белдерүгә бирелде.