Инде 50 ел Антонина Иван кызы һәм Леонид Федор улы бергәләп яши. 5 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече, район Ветераннар советы, 2нче кичке мәктәп, "Луч - Әлмәт" телекомпаниясе вәкилләре 50 ел бергә гомер кичергән парны бәйрәмнәре белән котлады.
Леонид һәм Антонина Базаровлар "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.
Мөхтәрәм Базаровлар гаиләсе россия педагогикасы алтын фондының вәкиле булып тора, алар белән безнең шәһәребез горурлана ала. Нәкъ менә шундый кешеләр чын-чынлап укытучы һөнәрен данлый. Икесенә бергә аларның гомуми педагогик стажы 80 елны тәшкил итә. 1963 елда яшьләрне бергә Казан дәүләт педагогика институты, география факультеты, химия һәм биология бүлеге кавыштырган. Очрашып, бу уникаль укытучылар гаиләсе хәзерге көнгә кадәр аерылмыйча гомер кичергән.
Алтын затлы металл буларак матур һәм нык гаилә символы булып тора. Шәһәребездә 50 ел бергә гомер иткән зур һәм тату гаилә булуына без бик шат һәм горур.