ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервисны керттеләр. Шулай, 15 гыйнвардан хезмәт стажын раслау һәм хезмәт хакы турында архив белешмәне алуга гаризаны онлайн бирергә була. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр иткәнчә, белешмә электрон рәвештә республика дәүләт хезмәтләре порталына 21 эш көненнән соң барып җитә.

15 гыйнвар көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19нчы мәктәптә махсус "Каршыга адым" социаль проекты ачылды. Ул Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә булышу фонды һәм "ТаграС-РемСервис" компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла. 


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәттә "Заря" яшүсмерләр клубында хезмәт эшчәнлегенә кире кайтырга уйлаган өч ел дәвамында баланы кару буенча ялда булган хатын-кызлар өчен семинар үтте. Яшь әниләр декретта булган вакытта яңа һөнәрләрне өйрәнә генә түгел, ә, сабыйларын кул астына кыстырып, үз эшчәнлекләрен ачарга мөмкин. Моның өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында узган эшлекле дүшәмбедә Әлмәт шәһәре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Фидаил Хаернасовның доклады тыңланды. Ул Әлмәт шәһәрендә урнашкан Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлегенең 2017 ел эчендәге эшчәнлеге һәм 2018 елга билгеләнгән максатлар турында мәгълүматны тәкъдим итте.

Бу ир-атлар һәм хатын-кызлар салкын тиюнең һәм авыруларның нәрсә икәнен белмиләр, аларның иммунитетыннан һәр кеше көнләшә. Моңа сәбәп булып буаларда салкын суда йөзү тора. Гади кешегә җылы кышкы киемдә дә салкын булганда, аларга шул салкында ялан өс һәм ялан аяк йөреп алырга берни дә тормый. Һәм шул ук вакытта алар берниниди уңайсызлык та сизмиләр. Алар барысы да "Айсберг" кышкы чыныгу һәм йөзү клубы әгъзалары. Бозлы су алар өчен - тугрылыклы дус һәм имммунитетны күтәрү һәм ныгыту чарасы. 

Яңа ел сюрпризлары тәмамланмый. Капиталь ремонттан соң Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге балалар китапханәсе ачылды. Яшь китапсөючеләр өчен бу иң күңелле Яңа ел бүләкләренең берсе. Кызыл тасма киселгән һәм китапханә тормышындагы яңа этапка әзер. Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге китапханә шәһәрдә мәдәният учреждениеларын ремонтлау республика программасы кысаларында ремонтланган беренче китапханә булды. 

Иртәгә, 17 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар. 

Шимбә 20 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

12 гыйнвардан 13 гыйнварга кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча "Снежинка" 27-нче традицион Бөтендөнья турниры узды. Бу ярышта  Татарстан Республикасы, Башкортостан, Оренбург өлкәсе һәм Кахакъстаннан  176 спортчы катнашты. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында узган район активы белән киңәшмәдә социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру планнары тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International