Әлмәт муниципаль районының 2018 елның республика максатчан программаларында катнашуы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлары Кабинеты һәм "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе тарафыннан оештырылган "Иң яхшы Татарстан Республикасының еллык территориаль җәмәгать үзидарә органнары" республика бәйгесе игълан ителә. Бәйгенең муниципаль этабына гаризалар 15 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 37а адресы буенча "Алдина" кибете янында хокуксыз рәвештә урнаштырылган стационар булмаган объектның хуҗасын эзли.
Иртәгә, 16 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар, томан.
Википедия - эченә һәркем яза алган ачыкэчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде. Белешмәләр һәм тематик мәгълүмат күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.
Кичә "Нефтяник" Усть-Каменогорскның "Торпедосы" белән очрашты. Сигезенче минутның башында әлмәтлеләр өч алкага калышты. Аннан соң Евгений Ярославлевны Илья Голубев алмаштырды. Беренче тәнәфескә кадәр санлы өстенлекне файдаланып һәм калышуны кыскартып булды. Кирилл Адамчук һәм Умед Гильмановның һөҗүмен Данил Воеводин тәмамлады. Егерме сигезенче минутта кечкенә мәйданчыкта Александр Чиглинцев алканы капкага кертте һәм матчның исәбе 2:3кә әйләнде.
Шимбә көнне һава торышы начарлану сәбәпле, Әлмәттә “Мәдәни мохит” проекты кысаларында уздырылырга тиешле чаралар күчерелде. Килеп туган уңайсызлык өчен әлмәтлеләрдән һәм шәһәребез кунакларыннан гафу үтенәбез.
Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Агымдагы елның 10 январендә «Шлем и краги» бөтенроссия турниры старт алды. “Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 12 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефть че” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, һава температурасының түбән булуы нәтиҗәсендә мәктәпләрдә укулар күчерелергә мөмкин.