Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервисны керттеләр. Шулай, 15 гыйнвардан хезмәт стажын раслау һәм хезмәт хакы турында архив белешмәне алуга гаризаны онлайн бирергә була.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр иткәнчә, белешмә электрон рәвештә республика дәүләт хезмәтләре порталына 21 эш көненнән соң барып җитә. Шулай ук аның кәгазь вариантын Күпфункцияле үзәктә, архив идарәсендә яисә Россия почтасы аша алырга мөмкин.