Әлмәтнең үзенчәлекле балаларына "Каршыга адым"

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19нчы мәктәптә махсус "Каршыга адым" социаль проекты ачылды. Ул Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә булышу фонды һәм "ТаграС-РемСервис" компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла. 

Проект кысаларында мәктәптә интеллектуаль җитешсезлекнең төрле дәрәҗәсендәге балалар өчен мәйданнар эшли, монда мәктәпне тәмамлаган укучылар сәнгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә алачаклар. Түгәрәкләргә 15 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар йөри ала. Дүрт юнәлеш буенча дәресләр укытылачак:  "Күңелле мәрҗән бөртеге", "Бию ритмында", "Оста куллар", "Яшь тегүче". 

Узган җәйдә Алена Ветлугина, проектның җитәкчесе, 19нчы мәктәп укытучысы-логопеды, "Идел" форумында 200 мең сумлык грантны отты. Бу акча "Каршыга адым" проекты түгәрәкләре өчен коралларны һәм материалларны сатып алуга тотылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International