Яңа ел сюрпризлары тәмамланмый. Капиталь ремонттан соң Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге балалар китапханәсе ачылды. Яшь китапсөючеләр өчен бу иң күңелле Яңа ел бүләкләренең берсе.
Кызыл тасма киселгән һәм китапханә тормышындагы яңа этапка әзер. Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге китапханә шәһәрдә мәдәният учреждениеларын ремонтлау республика программасы кысаларында ремонтланган беренче китапханә булды.