17 градус салкында кышкы йөзүне яратучылар Әлмәттә су дистанциясен уздылар

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бу ир-атлар һәм хатын-кызлар салкын тиюнең һәм авыруларның нәрсә икәнен белмиләр, аларның иммунитетыннан һәр кеше көнләшә. Моңа сәбәп булып буаларда салкын суда йөзү тора. Гади кешегә җылы кышкы киемдә дә салкын булганда, аларга шул салкында ялан өс һәм ялан аяк йөреп алырга берни дә тормый. Һәм шул ук вакытта алар берниниди уңайсызлык та сизмиләр. Алар барысы да "Айсберг" кышкы чыныгу һәм йөзү клубы әгъзалары. Бозлы су алар өчен - тугрылыклы дус һәм имммунитетны күтәрү һәм ныгыту чарасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International