Әлмәттә социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам ителәчәк

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында узган район активы белән киңәшмәдә социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру планнары тыңланды.

"Капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 30 ел элек төзелгән 15 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырылган, ләкин лимитлар чикләнгәнгә күрә 2018 елның планына 7 балалар бакчасының капиталь ремонты кертелгән. Шулай ук "Березка" сәламәтләндерү комплексын капиталь ремонтлау, Бута авылында блок-модульле ФАПны төзү һәм СУ-2 микрорайонында табиб амбулаториясе модульле технологиясе буенча төзелеш планлаштырылган", - дип хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International